Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Төтен исе язның ямен җибәрмәсен иде

Язгы-җәйге янгын куркынычы чорында һәрвакыт янгыннарның кискен артуы күзәтелә.

Бу автомобиль юллары буенда, болыннарда коры үлән, басуларда камыл, салам калдыкларын яндыруга бәйле. Гражданнарның йорт биләмәләр енә якын территорияләрдә дә, төрле милек формасындагы объектларда да учаклар ягып чүп-чар яндырыла. Чүп-чар яндырудан хасил булган тоташ төтен хуҗалыклар өчен дә, шәхси йорт яны участоклары булган кешеләр өчен дә гадәти хәлгә әверелә.

Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә территорияләрне янучан калдыклардан, чүп-чардан, таралардан, коелган яфраклардан һәм коры үләннән вакытында чистартуны тәэмин итәргә кирәк. Биналар һәм корылмалардан 50 метрдан кимрәк ераклыктагы урыннарда калдыклар һәм тара яндыру рөхсәт ителми. Шулай ук авыл җирлекләре территорияләрендә янучан калдыклар чүплеге булдыру тыела.

Тотрыклы коры, эссе һәм җилле һава торышы чорына, шулай ук җирлекләр территорияләрендә янгынга каршы махсус режим кертелгәндә учаклар ягу, аерым участокларда янгын куркынычы эшләрен башкару, мич ягу, кухня учаклары һәм котельный җайланмалары ягу тыела.

Кызганычка каршы, тәҗрибә күрсәткәнчә, кайбер очракларда янгыннар җитештерү культурасының җитмәве белән дә бәйле. Бу, барыннан да элек, объектлар территориясен карап тотуга кагыла. Янгын чыгу куркынычы шартларын моның өчен җаваплы вазифаи затлар үзләре тудыра.

– Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу гражданнарга — ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга — алты меңнән алып унбиш мең сумга кадәр; юридик затларга йөз илле меңнән ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Шулай ук махсус янгынга каршы режим шартларында кылынган гамәлләр гражданнарга — ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга — унбиш меңнән алып утыз мең сумга кадәр; юридик затларга — дүрт йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә, — дип искә төшерә Аксубай һәм Нурлат районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы, эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов.

Бигрәк тә балаларның янгыннар чыгуда гаепле, ә кайчакта янгын корбаннары булган очраклар аеруча борчу тудыра. Яз җитү белән балалар күп вакытларын урамда уздыралар, ата-аналар ягыннан тиешле игътибар булмау сәбәпле, еш кына дуслары белән учаклар ягалар һәм болар барысы да зур янгынга әйләнергә мөмкин.

ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү генә янгыннарны кисәтергә һәм зур матди чыгымнарны булдырмый калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X