Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Цифрлы дөньяга ышаныч булсын

15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.

Ул 1983 елдан башлап, ел саен үткәрелә. Быел ул «Trusted Smart Products» - «Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар»девизы астында уза. Цифрлы технологияләр безнең тормышка ныклап үтеп керде инде.

Әмма «акыллы» технологияләр барлыкка килү кулланучылар өчен зур мөмкинлекләр генә түгел, ә кулланучының  мәгълүматлары таралу яки шәхси мәгълүматларның конфиденциальлеге җәһәтеннән борчылу сәбәпләре дә китерә. Шуңа бәйле рәвештә кулланучылар хокукларын яклауның милли системасын үстерү, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтенең максатлары, бурычлары һәм принциплары куелу 2030 елга кадәрге чорга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия Федерациясенең дәүләт сәясәте стратегиясендә закончалыклы күренеш булып тора.

Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне цифрлы технологияләр прогрессының, барыннан да элек, кулланучыларның күпкырлы мәнфәгатьләрен, «акыллы электроника» ның сыйфатына һәм иминлегенә ышаныч һәм шәхси мәгълүматның ничек җыелуын, эшкәртелүен һәм кулланылуын белеп тору хокукын исәпкә алырга тиешлегенә тагын бер кат игътибар итү өчен яхшы сәбәп булачак.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев