Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Троица бәйрәменә чакырабыз

Якшәмбе көнне Аксубай районының Рус милли үзәге Түбән Баланда авылында массакүләм Троица хороводы чарасын үткәрә.

 Бәйрәм Түбән Баланда авылының  мәдәният йорты янындагы мәйданда уза. Бәйрәм кунакларын бәйрәмнең  символы булган  йомырка тәбәсе, квас белән сыйлыйлар һәм каен себеркесе белән барлык сырхауларны,  авыруларны куалар.

Шунда ук каенга тасмалар бәйләп теләкләр телиләр. Троицк аланында  яше дә, карты да күңел ача, бәйрәм итә. Ә аннары гармун моңнары астында бизәлгән  каен ботагын алып китәләр  һәм аны асылмалы күпердән елгага ташлыйлар.  

Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана, оештыручылар барлык район халкын бәйрәмгә чакыра.    

 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев