Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Түрәләрдән нигезсез керемнәрне йолып алачаклар

Коррупциягә каршы тору буенча законнар камилләштерелә.

Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 18 июлендәге Указы нигезендә керемнәрнең законлы килеп чыгышын исбатлый алмаган чиновникларның банк счетларыннан акчаларына игътибар итү мөмкинлеге бирүче закон үз көченә керде.

Документ «Коррупциягә каршы тору турында»гы һәм «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында»гы законнарга төзәтмәләр кертә. Кабул ителгән үзгәрешләр нигезендә, закон гамәленә үз керемнәре турында хисап тотарга тиешле барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр эләгә.

Генпрокурор һәм аның кул астындагылар, әгәр дә банк счетларында түрәнең рәсми кереме 3 еллык табышыннан артып киткән сумма табылган очракта, аңа карата тикшерү инициацияли алачак. Тикшерү барышында хезмәткәргә акчаларның килеп чыгышының законлылыгын исбатлау хокукы биреләчәк. Әгәр түрәнең дәлилләре күзәтчелек ведомствосы вәкилен ышандырмаса, мәсьәләне суд ачыклаячак. Прокурорлар 10 мең сумнан артык нигезсез керемнәр түләттерә ала.

«Гамәлдәге кануннар коррупционерларның – җир участоклары, күчемсез милек, автомобильләр һәм кыйммәтле кәгазьләрнең законсыз табылган дәүләт кеременә мөрәҗәгать итү мөмкинлеген күздә тота, әмма законда счетлардан акча алу мөмкинлеге турындагы нормалар язылмаган», – дип шәрехләде район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев