Аксубаево
  • Рус Тат
  • Төрле төсле Холи бәйрәме

    Республика көнендә Үзәк паркта якты буяулар, төрле төстәге йөзләр, хисләр давылы хөкем сөрде.

    Монда яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мәдәният бүлеге белән берлектә Холи буяулар фестивале оештырды. Билгеләнгән вакытка паркта күп кеше җыелды. Бала-чага һәм яшьләр бәйрәм башлануын түземсезлек белән көтте.

    Балалар белән килгән әби-бабайлар да кызыксынып карадылар.  Һәм менә, команда бирелүгә үк, парк өстендә һава төрле төсләргә буялды. Төрле төсләрне берләштергән болыт таралып, фестивальдә  катнашучыларның шат йөзләрен төрле төсләргә күмде.

    Дәртле музыка астында аксубайлылар рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, бәйгеләрдә катнаштылар, анда буяулар оттылар һәм кабаттан төрле төсләр болытына чумдылар.

    – Холи фестивален һәр елны түземсезлек белән көтәбез һәм анда бөтен гаиләбез белән катнашабыз, – дип бүлеште йөзе кызыллы-шәмәхә төсләргә һәм чәчләре яшелгә буялган кыз. 

    Тынычлык яраткан аксубайлылар да үзләренә шөгыль тапты. Алар Үзәк китапханә оештырган “Туган якны өйрәнү каруселе“ндә катнаштылар. “Карусель“ биш блокны үз эченә алды – “Тарих тәгәрмәче“, “Татарстан – күпмилләтле дәүләт“, мәдәният, шигърият, һәм истәлекле урыннар.

    Блок сорауларына дөрес җавап биреп, катнашучылар “Татарстан – безнең тату йортыбыз“ истәлекле стикерын алдылар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: