Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Төркия ил территориясенә Россия гражданнарын кертү кагыйдәләрен яңартты

Яңа кагыйдәләр 14 сентябрьдән гамәлгә керде.

Төркия ил территориясенә Россия гражданнарын кертү кагыйдәләрен яңартты. Хәзер ул ПЦР-тестлардан башка прививка вакытында «Спутник V» препараты кулланылуы турында сертификаты булган һәм коронавирус инфекциясе кичергән туристларны гына кабул итә. Бу хакта Туроператорлар ассоциациясе сайты хәбәр итә.

ANEXTour матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, яңа кагыйдәләр 14 сентябрьдән гамәлгә кергән. Хәзер ял итәргә юл тоткан, Россиянең башка вакциналарын кадаткан туристларның Төркиягә килгәнче 72 сәгать алдан ясалган ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе яки 48 сәгать алдан ясалган антигенга тест нәтиҗәсе булырга тиеш.

«Спутник V» вакцинасы белән прививка ясату турындагы сертификатка килгәндә, ул инглиз телендә язылырга, анда чит ил паспорты мәгълүматлары күрсәтелергә (алар дәүләт хезмәтләренә керткән очракта автомат рәвештә чыга), шулай ук QR-код булырга тиеш.

Шунысын да искәртик: Туроператорлар ассоциациясе элегрәк хәбәр иткәнчә, Төркия танылган вакциналар исемлегеннән Россиянең бер компонентлы «Спутник Лайт» препаратын төшереп калдырган иде.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X