Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Трихинеллез – куркыныч авыру

Трихинеллез-нематод нәселеннән гельминтлар китереп чыгара торган хайваннар һәм кеше авырулары. Дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге дәүләт инспекторы Ольга Алексеева үз хайваннарыбызны бу авырудан ничек сакларга кирәклеге турында сөйли.

 - Трихинеллез авыруыннан йорт хайваннары да, кыргый хайваннар да нык зыян күрә. Авыру таралуда дуңгыз, эт һәм мәчеләрне зарарлаучы тычканнар һәм күселәр зур роль уйный. Авыру тән температурасының күтәрелүе, мускулларның ялкынсынуы, шешенү, тирегә төрле таплар чыгу, авыр аллергик реакцияләр, шулай ук үзәк нерв системасының зарарлануы белән характерлана.

Кешегә ул ашамлыклар  аша эләгергә мөмкин. Чи, какланган ит ризыкларын куллануда  аеруча сак булырга кирәк. Тапшыру факторлары булып ысланган колбасалар, өй шартларында әзерләнгән шпик, сало, тавык боты, бекон һәм башкалар булырга мөмкин. Шунысын истә тотарга кирәк, кешедә трихинеллезга диагноз кую бик авыр, авыру үзе авырлык белән дәвалана. Өстәвенә, трихинеллез белән авыручы хайваннарның авыру билгеләре юк диярлек икән, кешенең авыруы бик авыр: югары температура, шешенү, мускулларның көчле  авыртуы, үлем очраклары булырга мөмкин.

Профилактика чаралары: 1. Трихинеллезга тикшерелгән дуңгыз һәм кыргый хайван итен генә ашарга ярый. 2. Ветсанэкспертиза белешмәсе булмаганда очраклы базарларда ит һәм ит продуктлары сатып алырга ярамый. 3. Саклау урыннарында  күселәр үрчетмәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев