Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тәҗрибәле теш табибе

Резеда Хөсәенова 30 ел теш табибе-терапевт булып эшли.

Һәм аксубайлыларның күпчелеге аның турында компетентлы, яхшы табиб һәм мөлаем кеше дип сөйлиләр. Һәм ул үз адресына юлланган шундый җылы сүзләргә лаек. Бу табиб пациентларны елмаеп каршы ала һәм бөтен куркуларны да юкка чыгара. Тешләрне дәвалау процедурасы да авыртуларсыз уза.

– Эш дәверендә Резедә Рефгат кызы үзен яхшы белгеч, даими үзенең һөнәри дәрәҗәсен арттыручы, үз эшенә җаваплы караучы оештыручы буларак күрсәтте, – дип сөйли Аксубай район хастаханәсе баш табибе урынбасары Марсель Ислямов. – Ул – табибләр конференцияләренең актив катнашучысы, докладларны аерым педантлык белән әзерли, бер фактны да ычкындырмый. Табиб Хөсәенова – пациентларга игътибарлы, шуңа күрә күп кенә аксубайлылар нәкъ менә анарга язылырга тырышалар. Һәм хезмәттәшләре дә аны хөрмәт итә.

Резедә Рефгат кызы сүзләренчә, үскәч теш табибе булу турында ул кечкенәдән үк хыялланган.

– Мәктәпкә даими теш табибләре килә иде, – дип сөйли ул. – Алар бер дә курку уятмады, киресенчә игелекле иделәр. Һәм мин дә шундый “Айболит“ булырга хыялландым.

Резедә медицина институтына тиз генә керә алмый әле. Әмма, тырышлыгы һәм үзсүзлелеге өченче тапкырдан аңа укырга керергә ярдәм итә. Уку җиңел бирелә.

– Без, рабфакны тәмамлаучылар, тормышта нәрсәгә ирешергә теләвебезне төгәл аңлап, максатларыбызга омтылдык, – дип дәвам итте ул. – Юллама буенча безне тормыш иптәшем белән Аксубай районына җибәрделәр.

Шулай, 1988 елда теш табибләре гаиләсе 1 яшьлек кызлары Алсу белән Кәкре Күлгә күченәләр. Рафаэль Габделхәк улын баш табиб, Резедә Рефгат кызын – теш табибе итеп билгелиләр. Монда уллары Тимур дөньяга килә. 1996 елда Аксубайга күченәләр, монда эшли башлыйлар.

Теш табибе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга Резедә Рефгат кызы елмаеп җавап бирә:

– Әлбәттә инде, изге күңелле кеше булырга тиеш, безне калган табибләрдән артыграк куркалар. Шуңа күрә игътибарлы булырга кирәк. Теш табибе эше зур эмоциональ йөкләмә таләп итә. Ял итү өчен без гаиләбез белән матур урыннарда булырга тырышабыз. Җирле күлләрдә рәхәтләнеп балык тотабыз. Безгә җирле табигать, чиста һава, тынычлык бик ошады һәм без монда яшәргә карар кылдык, шуңа бер дә үкенмибез.

Хәзер Резедә Рефгат кызы – бәхетле хатын, әни һәм матур кыз Аделинаның әбисе. Эше тыгыз булуга карамастан, ул хастаханәнең иҗтимаги тормышында актив катнаша. Эшендә уңышлары һәм һөнәренә тугрылыгы өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан Рәхмәт хаты, күп тапкыр – Аксубай хастаханәсеннән мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев