Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Төрек галиме татар теленең фигыль юнәлешләре буенча докторлык диссератациясе яза

Анкара университеты докторанты Гамзә Юрулмаз КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар теленең фигыль юнәлешләре буенча докторлык диссертациясе яза.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Каюм Насыйри исемендәге фәнни-белем бирү үзәге директоры, профессор Әлфия Йосыпова хәбәр итте.

“Тюркология өлкәсендәге эшчәнлектә тагын бер юнәлешне әйтеп үтәсем килә, ул – студентлар алмашу, стажерлар кабул итү. Мәсәлән, бүгенге көндә Төркиядән Гамзә Юрулмаз исемле докторант фәнни хезмәтен язар өчен, материал тупларга Анкара университетыннан алты айга стажировкага килде”, - диде ул.

Әлфия Йосыпова сүзләренчә, докторантның максаты – китапханәләрдә эшләү, материал туплау. “Шул ук вакытта ул татар телен дә өйрәнә, татар теле курсларына йөри. Төрек теле дәресләрендә катнаша, студентлар аны яратып кабул итә, чөнки ул төрек телен үзенчәлекле методика белән аңлата”, - диде ул.

“Без март аенда Казахстаннан стажерлар көтәбез. Л.Н. Гумилёв исемендәге Евразия милли университетыннан магистрлар килергә тиеш, алар Казан шәһәрен стажировка узар өчен үзләре сайлаган, бездәге уку процессы, хезмәтләр, китапханә белән танышыр, үзләре турында да мәгълүмат бирер”, - дип өстәде профессор.
 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев