Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тәрбияләү өлкәсендә җиңүләр

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә “Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү тармагының иң яхшы хезмәткәре” грантын алучылар ачыкланды.

Республика грант бәйгесенә барлыгы 1608 гариза кергән. Шул исәптән сигезе Аксубай районыннан. Аның нәтиҗәләре буенча 268 призлы урын бирелгән.

Җиңүчеләр арасында аксубайлылар да бар. “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча иң яхшы урынбасары” номинациясендә Гөлнур Идиятова бүләкләнде. “Социаль-педагогик юнәлештәге программаларны тормышка ашыручы өстәмә белем бирү педагоглары” номинациясендә Геннадий Горбунов (2 нче Аксубай урта мәктәбе) һәм Ирина Прохорова (Иске Ильдеряк урта мәктәбе) җиңүчеләр булдылар.

“Иң яхшы педагог-оештыручы” номинациясендә Любовь Дружковага (3 нче Аксубай урта мәктәбе) җиңү бәхете елмайды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев