Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тәрбияче һөнәре – авыр һәм җаваплы хезмәт

27 сентябрьдә Россиядә Тәрбияче һәм барлык мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр балаларга тәрбия һәм белем бирүгә бөтен көчләрен бирәләр.

Алар сабыйларның икенче әниләре кебек. Тәрбиячеләр яшь буынга үрнәк, намуслылык эталоны булып торалар.

«Буратино» балалар бакчасы үз һөнәренең осталары булган тәрбиячеләре белән дан тота. Биредәге мохит, оешманың матди-техник базасы һәм коллектив нәтиҗәле һәм сыйфатлы эш алып баруга этәрә.

Һәр иртә кызыклы китаплар, уенчыклар белән тулы балалар бакчасына килгән сабыйны тәрбияче елмаеп каршы ала.

– Минем хезмәт стажым 30 елдан артык. Үземнең беренче эш көнемне бүгенгедәй хәтерлим. «Гусельки» яслә-бакчасының урта төркеме, 42 бала, миңа 19 яшь. Эш хакы түбән буллу сәбәпле, балалар бакчасына эшкә килүчеләр аз иде. Ул көнне балаларның шуклыгыннан чак еламадым, кабул итү бүлмәсендә әти-әниләр көтәләр иде. Әмма мин тәрбияче һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим. Үткәнгә кайтып, алдыма нинди һөнәр сайлау соравын куйсалар, мин янәдән педагог һөнәрен сайлар идем, – дип уртаклашты бакча тәрбиячесе Лидия Кривохижа.

Лидия Николаевна – ышанычлы кеше, остаз, ул һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер. Быел балаларны мәктәпкә озатты, ә хәзер аның төркемендә ике яшьлек бәләкәчләр. Ул, бала чак белән беркайчан да хушлашмас өчен тәрбияче булдым, ди. Балаларны яратуы аның өчен хезмәт баскычыннан да, акчадан да кыйммәтрәк.

Ирина Сидоровага тәрбияче һөнәрен сайлауда үзенең тәрбиячесе Галина Леонидовна Гаврилова этәргеч була. Нәкъ менә аның балаларга карата мәхәббәте һәм мөнәсәбәте тормышта дөрес һөнәр сайлауда ярдәм итә.

Ирина Владимировна үзенең тәрбияләнүчеләреннән аерылмый да диярлек. Ул үз төркемендәге балалар кебек шаян, шук. Педагог эшен яхшы башкара – җаваплы, максатчан.

Районның бик күп баласы аны үзенең “икенче әнисе” дип атый. Ә бит ул һәр иртә балаларны әниләредәй яратып каршы ала, көннәрен алар белән үткәрә. Аның хезмәт стажы 28 елдан артык, хезмәт кенәгәсендә бары бер язу гына бар.

– Тәрбияче булу җиңел түгел. Төркемдә егермедән артык сабый, аларның һәркайсы турында кайгыртырга, уртак тел табарга кирәк. Әмма җавап итеп алынган хисләр бар нәрсәдән дә кадерлерәк, – ди ул.

Сабыйларның иң яраткан урыны булган музыкаль зал аша аларның бер генә буыны узмаган. Бер генә чара да музыкаль җитәкче Татьяна Красновадан башка үтми. Ул биредә балалар бакчасы ачылган көннән алып эшли. Аның хезмәт стажы 37 ел. Балалар өчен бәйрәмнәргә костюмнарны да ул үзе кисә, тегә. Татьяна Алексеевна хәтта костюмнар бүлмәсе дә булдырган. Яраткан дәресенә, бәйрәмнәргә нигезле әзерләнә. Ул үзенең күп еллар дәвамында тупланган конспектлары, проектлары белән хезмәттәшләре белән дә бүлешә.

– Мин үземне башка белгечлектә күз алдына да китерә алмыйм. Балалар бакчасында төрлесен күрергә була – елмаюларны да, күз яшьләрен дә, шатлык-сөенечләрне дә. Көн саен мин балалар бакчасы бусагасын сөенеп атлап керәм. Сабыйлардан бөркелгән уңай импульс тормыштагы күңелсезлекләрне шунда ук арткы планда калдыра, – ди Татьяна Краснова.

Педагогика өлкәсендә эшләгән һәр хезмәткәр авырлыклар белән очраша, тик сабыйларның бәхетле һәм яңгыравык тавышларын, аларның туктаусыз яудырган “Ни өчен?” дигән сорауларын ишетер өчен, барысын да җиңеп чыгарга сәләтле. Һәр тәрбияченең үз гаиләсе, ире, балалары бар. Тәрбиячеләр кайчагында игътибар җитмәү сәбәпле, гаилә әгъзаларының үпкә белдерүләрен дә таныйлар. Әмма тәрбияче һөнәренең мөһимлеген барысы да аңлый.

Коронавирус пандемиясе вакытында үзчикләүдә яшәү тәрбиячеләрсез тормыш бармавын исбатлады инде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X