Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тәрбияче эше авыр да, рәхмәтле дә

Бүген тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Алар йөрәк җылыларын, назларын үз балаларына гына түгел, үз тәрбияләнүчеләренә дә биргән корыч түземлеккә ия кешеләр.

Тәрбияче сүзе күп нәрсәне үз эченә ала. Күпләр бу һөнәрне гади һәм җиңел дип саный. Көне буе балалар белән уйнау, саф һавада йөрү, йокларга яткыру, ашату авыр эшме соң. Барысы да җиңел һәм гади! Әмма чынлыкта бу алай түгел. Бары бу эшләр белән турыдан-туры шөгыльләнүче кеше генә тәрбияче эшенең тулы көч таләп итә торган көндәлек авыр хезмәт икәнлеген белә.

Иске Үзи «Рябинушка» балалар бакчасы мөдире Любовь Георгиевна Питимирова мәктәпкәчә белем бирүнең бөтен системасын һәм тәрбияче эшенең барлык нечкәлекләрен яхшы белә. Менә 37 ел инде педагог балаларга тәрбия һәм белем бирә. Ул үзенең педагогик хезмәт юлын 1984 елда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый, 5-11 сыйныфларда математика фәнен укыта. Мәктәпкәчә белем бирү эшенә 1997 елда, Иске Үзи авылында балалар бакчася ачылгач килә. Һәм менә инде 25 ел Любовь Георгиевна көн саен сабыйларга үзенең күңел җылысын һәм назын бирә.

«Рябинушка» балалар бакчасы районда иң кечкенә балалар бакчаларының берсе. Хәер, коллектив моны кимчелек дип санамый. Тәрбиячеләр Ирина Майорова, Зинаида Титова, Раиса Охотникова аларда балалар өчен өйдәге кебек уңайлы мохит тудыру мөмкинлекләре күбрәк булуына ышаналар.

Любовь Питимированың оста җитәкчелегендә балалар бакчасында үзенчәлекле алымнар гамәлгә ашырыла, баланы барлык юнәлешләр буенча үстерүгә аерым игътибар бирелә.

– Безнең коллектив – ул бер гаилә. Педагогларның күбесе балалар бакчасында ул ачылган көннән бирле эшли. Бу еллар дәвамында без, бер-беребезне хуплап, бергәләп эшлибез. Һәр хезмәткәр сабыйга бакчада тыныч, күңелле булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәклеген аңлый, – тдип билгеләп үтте мөдир.

Любовь Георгиевна үзенең дә, тәрбиячеләрнең дә сайлаган һөнәрләрендә үкенмәүләрен, бүген үзенең тормышын балалар бакчасыннан башка күз алдына да китерә алмавын билгеләп үтте.

– Тәрбияче булу – ул, димәк, һәрвакыт балалык, әкиятләр һәм фантазияләр илендә булу дигән сүз. Һәр көнне сабыйларның очкынлы күзләрен һәм елмаюларын күрү ул үзе бер бәхет һәм күпләр минем белән килешерләр дип уйлыйм. Балаларга карап, үзеңнең аларга кирәклегеңне, үзеңнең яратуың, йөрәк җылың белән аларга канат куюыңны аңлыйсың, – ди Любовь Питимирова. – Шуңа күрә балалар бакчасына эшләргә килергә җыенучы һәр кеше сабыйларны яратырга, һәр баланың проблемаларын, мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын аңларга һәм алар белән яхшы мөгамәлә урнаштырырга тиеш. Тәрбияче балаларга карата дустанә, кайгыртучан, игътибарлы, иҗади, кызыксынучан булырга һәм даими үсешкә йөз тоткан булырга тиеш.

Иске Үзи «Рябинушка» балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен балаларны үз һәм читләргә бүлү юк, алар барысы да – үз. Тәрбиячеләр һәр балага бер үк төрле ярату һәм җылылык белән карыйлар.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары үзләренең бала һәм аның гаиләсе тормышында мөһим роль уйнаучы кешеләр булуларын, иң кадерле кешеләрен ышандыруларын беләләр. Ата-аналар ышанычын югалтмау – алар өчен иң мөһиме. Ә балалар янәшәсендә алар үз яшьләре турында бөтенләй оныталар.

Фото: балалар бакчасы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев