Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тракторларны – техник карауга

Районда 10 майдан 31енә кадәр шәхси хуҗаларның тракторларына һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылачак.

Бу – шәхси хуҗаларда булган барлык үзйөрешле техника өчен мәҗбүри процедура. Рәсми мәгълүматлар буенча, ТР Гостехнадзорның Аксубай районы буенча бүлегендә шәхси затларның 1000нән артык  берәмлек үзйөрешле техник чарасы теркәлгән.
– 2017 ел техник карау нәтиҗәләре кайбер хуҗаларның тракторларның  гына түгел, ә аларга тагылмаларның да техник торышына тиешле дәрәҗәдә якын килмәүләрен күрсәтте, – дип анализ ясады бүлек җитәкчесе – Гостехнадзорның Аксубай бүлекчәсе баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов. – Тракторлар да, аларга тагылмалар да бер үк дәрәҗәдәге юл хәрәкәте катнашучылары булып торалар, һәм аларга карата иминлек таләпләре дә бер үк.
Гостехнадзор вәкиле сүзләренчә, тикшерү нәтиҗәләре буенча үзйөрешле машиналарны куллану кагыйдәләрен бозучыларга карата административ чаралар кулланылган. Явыз кагыйдә бозучыларның материаллары район җәмәгать судына юнәлдерелгән. Моңа охшаш техниканы куллануга бәйле күңелсезлекләр килеп чыкмасын, ә иң мөһиме дөрес кулланмау нәтиҗәләреннән саклану өчен бары тик кагыйдәләрне генә үтәргә кирәк.
Шәхси трактор хуҗаларының төрле сәбәпләр табып техник карау узудан баш тарту очраклары аз түгел. Үз техникасын исәпкә куюны кирәк дип тапмаган кешеләр дә бар. Мондый очракта авыл урамнарында, район билгеләнешендәге автомобиль юлларында имин хәрәкәтне тәэмин итү бик авыр.
Шәхси үзйөрешле машиналарга техник карау вакыты һәм урыны авыл җирлекләре башлыклары белән килешенгән.
Авыл җирлекләрендә техник карау түбәндәге график буенча уздырылачак:
10 май көнне 09:00 сәгатьтә – Савруш, 13:00 сәгатьтә  Урмандеево авыл җирлекләрендә.
14 май көнне 09:00 сәгатьтә – Иске Ильдеряк, 13:00 сәгатьтә Иске Кармәт авыл җирлекләрендә.
15 май көнне 09:00 сәгатьтә – Иске Татар Адәмсуы, 11:00 сәгатьтә  Емелькино авыл җирлекләрендә.
16 май көнне 09:00 сәгатьтә – Яңа Аксубай, 11:00 сәгатьтә Иске Тимошкино авыл җирлекләрендә.
21 май көнне 09:00 сәгатьтә – Беловка, 11:00 сәгатьтә – Иске Үзи, 13:00 сәгатьтә  Иске Кыязлы авыл җирлекләрендә. 
22 май көнне 09:00 сәгатьтә – Иске Ибрай, 13:00 сәгатьтә  Яңа Ибрай авыл җирлекләрендә.
23 май көнне 09:00 сәгатьтә – Яңа Кармәт, 11:00 сәгатьтә – Кәкре Күл, 13:00 сәгатьтә  Карасу авыл җирлекләрендә.
24 май көнне 09:00 сәгатьтә – Шәрбән, 11:00 сәгатьтә  Трудолюбово авыл җирлекләрендә.
28 май көнне 09:00 сәгатьтә – Сөнчәле, 11:00 сәгатьтә  Мюд авыл җирлекләрендә.
 Аксубайда – 29 майдан 31енә кадәр 14:00 сәгатьтән соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев