Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ТР юбилей елы әләме күтәрелде

ТАССР төзелүгә 100 ел әләмен тантаналы төстә урнаштыру Аксубайның үзәк мәйданында район учреждениеләре хезмәткәрләре, ветераннар, иҗтимагый оешмалар һәм хәрәкәтләр вәкилләре катнашында узды.

Тантаналы чараны район башлыгы Камил Гилманов ачты.
– Безнең район да республика һәм бөтен ил белән бергә авыр, ләкин данлы юл узды, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе. – Без көчле президент белән көчле ил. Без үзебезнең тарихыбыз, ата-бабаларыбыз белән горурлана һәм киләчәккә ышанычлы карыйбыз дип әйтә алабыз.
ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан әләм күтәрү хокукы район башлыгы Камил Гилмановка, Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствовка, район ветераннар советы рәисе Галина Бобковага бирелде.
Әләм Татарстан Республикасы дәүләт гимны астында күтәрелде. Анда ТАССРның 100 еллыгы логотибы сурәтләнгән, ул республика куйган максатларының һәм казанышларының ачыклыгын символлаштыра. Алтын кайма – төбәкнең казанышларын раслый.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев