Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ТР спорт министры: Аксубай районында тырыш һәм спорт сөючән кешеләр яши

Аксубай районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов булып китте.

Район спортчылары, тренерлар һәм физик культура укытучылары җыелган очрашу «Юность» спорт комплексында узды. Район башлыгы Камил Гилманов министрны райондагы эшләр белән таныштырды, уңай һәм көчле якларны билгеләп үтте.

– Соңгы елларда районыбызның чәчәк атуы өчен күп нәрсә эшләнә, спорт инфраструктурасы актив үсә. Безнең спортчылар призлы урыннар яулыйлар. Безгә спорт юнәлешендәге югары уку йортларын тәмамлаган чыгарылыш укучыларыбыз кире кайта. Бу бик сөендерә, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Безнең алга барыр юнәлшебез бар.

ТР спорт министры Владимир Леонов белдергәнчә, Аксубай районы авыл хуҗалыгы үсеше хисабына гына түгел, ә районда яшәүче, актив яшәү рәвеше алып баручы һәм спорт белән шөгыльләнүче кешеләр аркасында да иң көчле районнарның берсе.

– Чыннан да, сезнең районда эшчән һәм спорт сөюче кешеләр яши. Һәр район көчле һәм профессиональ тренерлар составы, йөзү бассейны, спорт комплексы һәм ишегалларындагы универсаль спорт мәйданчыкларының булуы белән мактана алмый. Бу «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин була, – дип ассызыклады министр. – Сезнең районда чемпионнар үстерү өчен тиешле инфраструктура бар дип әйтә алам.

Очрашу ахырында Иске Ибрай авылы мәктәбенең физкультура укытучысы, тренер Рәис Бикушевка, күпьеллык хезмәте һәм районда физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән саллы өлеше өчен, район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды, шулай ук аны 50 яшьлек юбилее белән дә котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X