Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ТР Президенты Әлфирә Шакированың хезмәтен бәяләде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында Аксубай районыннан фермер Әлфирә Шакированың да хезмәте билгеләп үтелде.

– Дәүләт ярдәме чаралары ярдәмендә соңгы елларда хуҗалык итүнең кече формалары статусы сизелерлек артты, – диде Татарстан Президенты 6 нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 14 нче утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында. – Бүген без залга республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүче фермерларны да чакырдык.

 Республиканың иң яхшы биш фермеры арасында Рөстәм Миңнеханов Аксубай районыннан Әлфирә Шакированы да атап үтте. Президент аларның торып басуларын сорады, утырышта катнашучылар авыл хезмәтчәннәрен көчле алкышладылар.

– Күңелле дә, шул ук вакытта дулкынландыргыч та булды, – диде Әлфирә Вәлиҗан кызы. – Хезмәтеңне шундый югары дәрәҗәдә бәялиләр икән, зур җаваплылык тоясың.

Район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендәге Аксубай районы делегациясе Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Район делегациясе составына авыл хуҗалыгы алдынгылары кертелгән иде.

Тантаналы чара кысаларында авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәтчәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында – «АксуАгро» ҖЧҖнең терлек азыгы әзерләү буенча операторы Флера Зарипова да бар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уңган терлекчегә “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исем лауреаты күкрәк билгесен тапшырды.

Флера Зарипова терлекчелек тармагында 37 ел эшли. Үз һөнәренең серләрен камил белә. Ул технологияләрне катгый үтәп, югары сыйфатлы азыклар әзерли. Сөтчелек комплексында район авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында иң югары савым һәм артым алуда аның да хезмәт өлеше бар. Терлекче хезмәттәшләре һәм комплекс җитәкчелеге арасында ихтирам казана.

– Флера Харис кызы – инициативалы, тырыш хезмәткәр, – дип сөйли сөтчелек комплексы директоры Минсәгыйть Җәлалетдинов. – Хезмәт сөючәнлеге һәм осталыгы белән куйган максатына ирешә. Яшь хезмәткәрләр өчен ул үрнәк булып тора.

«ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ул тулысынча лаек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев