Аксубай

Аксубай районы

Рус Тат
Соңгы яңалыклар

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле аксубайлыларның сорауларына җавап бирде

Районга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов гражданнарны кабул итте һәм социаль тармак җитәкчеләре белән очрашты.

Мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүне сорап районның ун кешесе мөрәҗәгать итте. Гражданнар халыкка социаль ярдәм чараларына, эшкә урнашуга һәм эштән кыскартылган вакытта эш бирүченең пособие исәп-хисапларына кагылышлы сорауларны бирделәр. Министрлык вәкиле тулы аңлатмалар бирергә тырышты.

Район халкы белән очрашуда Рөстәм Вәлиуллов социаль контрактның актуальлеген дә билгеләп үтте – алар ярлылыкны бетерүгә юнәлдерелгән гамәлләр кылган очракта, җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган гаиләләр һәм ялгыз яшәүче гражданнар өчен билгеле бер түләүләрне күз алдында тота.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, үз чиратында, Аксубай районының программаны үтәү буенча алдынгы позицияләрдә торуын ассызыклады. Районда яшәүчеләр программаның нәтиҗәлелеген аңлыйлар һәм дәүләт ярдәменнән актив файдаланалар.

Районда эшсезлек очрашуның кискен проблемасы булды. Мәшгульлек үзәге директоры Иван Маклаков сүзләренә караганда, эшсезләрнең, социаль түләүләр сыйфатында дәүләт ярдәме алу гына түгел, шулай ук яңадан әзерлек курслары узу мөмкинлекләренә дә ия булуларына карамастан, аларның һәркайсы кабат әзерлек узарга һәм тәкъдим ителгән ваканция буенча шунда ук эшкә урнашырга әзер түгел. Бу, аның фикере буенча, кайбер факторларга – хезмәт хакына, эшнең яшәү урыныннан ерак булуына һәм башка сәбәпләргә бәйле.

Кабул итүгә язылучыларны шулай ук балалы гаиләләргә ярдәм чаралары да борчыды. Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов балалы гаиләләргә тиешле айлык пособиеләр турында искә төшерде:

– Коронавирус пандемиясе чорында дәүләт балалары булган гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырышты. Мәсәлән, яңа уку елына 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр бирелде. Хәзерге вакытта мондый ярдәм каралмаган, әмма 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр һәм 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык пособие рәсмиләштерү мөмкинлеге бар. Төрле ярдәм чаралары гамәлдә булганда, алардан файдаланып калу мөһим. Чөнки алар гаиләнең матди хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Кабул итүдә күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүне район башлыгы Камил Гилманов шәхси контрольгә алды.

– Без уңышлы эш өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Яшьләрне төрле яклап районга җәлеп итәбез. Шунысы куанычлы, республика, Ил хөкүмәте башлангычларны актив хуплый, – дип ассызыклады ул. – Яшь кешеләр эшсез утырырга тиеш түгел, һичшиксез, эшләргә кирәк. Социаль контракт, бизнес-планнар, ана капиталы, пособиеләр, шәхси эшмәкәрлек, үзмәшгульлек – болар үз тормышыңны яхшырту өчен файдаланырга мөмкин булганның бары бер өлеше генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев