Аксубаево
  • Рус Тат
  • ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ветераннар өчен ташлама һәм субсидияләрне атады

    Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата барлык ташламалар тулы күләмдә гамәлгә ашырыла.

    Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташламалардан башлап юлда йөргән өчен льготаларга кадәр, төрле социаль ярдәм чараларыннан файдалана. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

    «Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата барлык ташламалар тулы күләмдә гамәлгә ашырыла. Социаль хезмәтләр һәм субсидияләр рәвешендәге ташламалардан тыш, акчалата түләүләр дә каралган», - диде ул.

    Әйтик, ветераннар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 проценты күләмендә субсидия-ташламадан файдалана, алар протезлар һәм протез-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин ителгән. Өлкән яшьтәге кешеләргә республикада навигация чорында шәһәр яны су транспортында билет бәясенең 50 проценты күләмендә ташлама бирелә.

    Тыл хезмәтчәннәре исә бер тапкыр түләнә торган акча ала, 2022 елда аның күләме 817 сум тәшкил итә, шулай ук бушлай теш куйдыра һәм ишетү аппараты белән тәэмин ителә. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге аларга апрель аенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан 10 мең сум акча күчерде.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: