Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ТР икътисад министры Иске Мокшино авылында гөмбә җитештерү предприятиесендә булды

Мәртәбәле кунакларны КФХ җитәкчесе Анатолий Самаренкин каршы алды, уникаль продукция җитештерелгән цехлар буйлап йөртте.

Министр заманча җиһазлар белән җиһазланган отсекларда булды, көнбагыш кабыгы нигезеннән торган гөмбә субстраты тутырылган блок - полиэтилен пакетларда гөмбәнең ничек үсүен кызыксынып карады. Цехларда кирәкле температура, яктылык, дымлылык саклана.

Соңгы вакытта җитештерү киңәйде – предприятиедә суган киптерү эше җайга салынды. Мидхәт Шәһиәхмәтов шулай ук суган киптерү цехын карады, блок-гөмбә җитештерү объектында булды. Кунак эшчеләрнең хезмәт шартлары, продукцияне сату мәсьәләләре белән кызыксынды.

Күргәннәрдән алган хис-кичерешләре белән гөмбә җитештерү предприятиесе эшчеләре, эшмәкәрләр һәм районның фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашуда уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев