Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ТР Икътисад министрлыгы: Республикада антисептиклар һәм битлекләр җитештерү арта

Татарстанда социаль әһәмияткә ия төп товарларның бәяләрен контрольдә тоту һәм сәүдә оешмаларында аларның запасын җитәрлек күләмдә тәэмин итү буенча даими мониторинг үткәрелә.

Татарстан предприятияләре шәхси саклану һәм дезинфекция чаралары җитештерү күләмен арттыра, дип хәбәр итте бүген ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда социаль әһәмияткә ия төп товарларның бәяләрен контрольдә тоту һәм сәүдә оешмаларында аларның запасын җитәрлек күләмдә тәэмин итү буенча даими мониторинг үткәрелә. Тулаем алганда, бер атна эчендә бәяләрдә кискен үзгәрешләр күзәтелмәде, дип хәбәр итте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ул билгеләп үткәнчә, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле башка товарларны өйгә китерү хезмәте агрегаторы сыйфатында кулланып булсын өчен zakazan.com платформасына техник аудит үткәрә.

Татарстанда саклану битлекләре җитештерү буеча 19 тегү производствосының эше оештырылган, шулай ук медицина битлекләре тегү өчен 13 линия сатып алу буенча 7 предприятие белән килешү төзелгән.

Бүгенге көндә «Аромат» предприятиесе гигиена гельләре эшләп чыгару күләмен 2,36 миллион данәгә кадәр арттырган, апрель ахырына җитештерү күләме 5 миллион данәгә җитәчәк. Шулай ук республиканың кайбер предприятиеләре белән өслекләр, җиһазларны эшкәртү өчен дезинфекция чаралары һәм антисептиклар җитештерү мәсьәләсе тикшерелә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев