Аксубаево
  • Рус Тат
  • ТР буенча ПФР - лидер

    2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлекчәләре арасында иң яхшысы дип Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге танылды.

     Россия Пенсия фонды җитәкчелеге бөтен ил буенча Пенсия фондының 84 бүлегеннән иң нәтиҗәлесен сайлап алды.

    Йомгаклау бәяләвен исәпләү пенсия фонды эшчәнлегенең төп юнәлешләрен бәяләүче барлык нәтиҗәлелек күрсәткечләре буенча берьюлы өч статистик анализ методын кулланып: пенсия билгеләү һәм түләү, балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын тормышка ашыру, дәүләт хезмәтләре күрсәтүне оештыру, персонификацияләнгән исәпкә алуны оештыру, финанс-икътисадый эшчәнлек, персонал белән идарә итүне оештыру буенча җитди фәнни анализ үткәрелде.

    Исәп-хисап өчен Россия Пенсия фонды бүлекләре белгечләренең бөтен ил буенча һөнәри осталык дәрәҗәсен билгеләүче якынча 100 өлеш кулланылган

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: