Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ТР буенча иң яхшылар бишлегендә

Биектауда XVI «Сәламәтлек « авыл Спартакиадасы кысаларында шашка буенча ярышлар узды.

 Шәхси-команда характерында булган ярышларда Татарстанның иң көчле җыелма командалары катнашты. Алар составына өч ир-ат һәм бер хатын-кыз кергән. Район җыелма командасы капитаны һәм тренеры Геннадий Горбунов иң нәтиҗәле шашкачыларны уенга чыгарды.

Аксубай районы данын Владимир Королев (соңгы елларда ике тапкыр район чемпионы), Андрей Егоров (күп тапкырлар район ярышлары призеры), Тимур Мәгыйзов (район үзәге чемпионатында ике тапкыр җиңүче) һәм Юлия Муртазина (кызлар арасында күп тапкырлар район чемпионатларында җиңүче) якладылар. Тигез һәм балансланган состав яхшы йомгаклау күрсәткеченә китерде.

Безнең барлык катнашучылар да мөмкин булган 9 очкодан  5әр очко җыйды һәм бишенче урынга лаек булдылар.

 – Шахмат уеннарында  без җиңү яуларга өйрәнгән инде, - дип билгеләп үтте Геннадий Горбунов. - Ә менә шашка буенча, нигездә, яшьләр вәкилләре нәтиҗәле эшләде. Хәзерге вакытта бишенче урынны яулау – район җыелма командасы тарихында  иң яхшы нәтиҗә.  Юлия Мортазина республиканың иң яхшы шашкачылары унлыгына керде.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев