Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тpофимов Николай Иванович

Бөек Ватан сугышында катнашкан Трофимов Николай Иванович 97нче яшендә вафат булды.

Район башлыгы Камил Гилманов туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашты. Ветеранны озатырга район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек, аның хезмәттәшләре, якыннары, туганнары җыелды.

Николай Трофимов 1924 елның 9 октябрендә ТАССРның Аксубай районы Иске Кармәт авылында туа. 18 яшендә, 1942 елның октябрендә, фронтка алына.
Николай Иванович данлы хәрби юл үткән. Ул Мәскәү янындагы каты сугышларда катнаша, Украина, Белоруссия, көнбатыш дәүләтләрен фашистлардан азат итү өчен көрәшә.

Сугышчан казанышлары өчен югары бүләкләргә – «Варшаваны азат иткән өчен», «Германияне Җиңгән өчен» медальләренә лаек булган. Бөек Җиңүдән соң ул Ватанга хезмәт итүен дәвам итә – Көнбатыш Украинада бендеровчылар бандалары белән көрәшә. Туган нигезенә 1949 гына кайта.

Җиңү солдаты тыныч хезмәттә дә чын фидакарьлек күрсәтә. «Маяк» колхозында, «Восход» һәм «Аксубай» совхозларында механизатор булып эшли, өлкән яшьтә алган тиешле белемен, техниканы яхшы белүен, хезмәткә мәхәббәтне Иске Кармәт урта мәктәбендә машина белеме укытучысы булып эшләп, балаларга тапшыра. Берничә буын мәктәп укучылары өчен ул һөнәргә юл ача. Хезмәттәге казанышлары өчен Николай Трофимов Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше Александра Петровна белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр, барысы да белемле, хөрмәткә лаек, җәмгыятькә кирәкле кешеләр булдылар. Николай Иванович район халкы хәтерендә Ватаныбызның, туган ягының чын патриоты, районның лаеклы гражданины, үрнәк гаилә башлыгы, игелекле, ярдәмчел кеше булып сакланып калачак.

К.К. Гилманов, И.М. Заһидуллин, С.Ю. Зайцев, Р.М. Галиев, И.М. Моратшин, И.И. Ислямов, С.В. Александров, Г. П. Бобкова, В. Г. Парфенов, Г. Г. Сабиров.
 

Фото: архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев