Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Төп Дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне

Аксубайлылар Россия көнен асфальтта рәсемнәр, стритбол, флешмоб һәм матур бәйрәм концерты белән билгеләп үттеләр.

Төп бәйрәм  үзәк паркта үтте. «Яшь Гвардия» активистлары бәйрәм кунакларына Россия триколоры төсендә тасмалар тараттылар.  Яшь россиялеләрне һәм аларның әти- әниләрен  район башлыгы Камил Гилманов котлады, ул барысына да илебездә тынычлык  булуын һәм аның чәчәк атуын теләде.

– Бу күпмилләтле илебезнең һәр кешесе өчен  төп дәүләт бәйрәме, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Бу Россия белән горурланучылар  һәм үз Ватанына карата патриотик рухта булучылар бәйрәме!

Ул  туган як тарихына мәхәббәтләрен эш белән исбатлый торган Сергей Яковлев исемендәге «Ориент» эзләнү отряды җитәкчеләре Анастасия Чернышевага һәм Евгений Башкировка мактау кәгазьләре тапшырды. Эзләнү эшендә актив катнашкан Марат Җиһангиров, Геннадий Краснов һәм иң яшь эзтабар Арсений Яковлев рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

«Сәләт» яшьләр хәрәкәтен гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне өчен 3нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Ләйлә Моратшина да рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!  республика акциясенә старт бирелде. Булачак беренче сыйныф укучыларына район башлыгы исеменнән мәктәп кирәк-яраклары тутырылган  рюкзаклар тапшырылды.

Аксубайлыларны районыбызның дини җитәкчеләре–православие чиркәве рухание Александр Качаев һәм мөхтәсибнең ярдәмчесе Фәнис хәзрәт Низамов котладылар, район гражданнарына ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Бердәм халык булырга теләп, тыңлаучыларга мәгариф бүлеге җитәкчесе  урынбасары Гөлнур Идиятова мөрәҗәгать итте. – Бу бәйрәм – Россия тормышында иң мөһим дата.  Без үз илебез белән горурланырга тиеш!, – дип билгеләп үтте спикер.

 Яшьләр эшләре   һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин дәүләт яшьләр сәясәтенең волонтерлар хәрәкәтен уңышлы гамәлгә ашырган өчен активистларны  мактау кәгазләре  белән билгеләп үтте.

Шул ук вакытта төп спорт мәйданчыгында стритбол буенча ярышлар башланды, анда хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары катнашты. Барлык катнашучылар да грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Паркта җыелган тамашачыларга мәктәп яны лагерьларында тәрбияләнүчеләр бию флешмоблары күрсәтте. Туган якны өйрәнү музее тарафыннан  балаларга илебезнең истәлекле урыннарын буярга  тәкъдим итүче иҗади мәйданчык оештырылды.

Кемнәр кәгазьдә, кемнәр асфальтта рәсемнәр ясады. Флаг,  триколорга йөрәкләр, Җир шары – бу әле яшь рәссамнарның рәсемнәренең  бер өлеше генә. Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары районның барлык җирлекләрендә - авыл мәдәният учакларында концертлар белән узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев