Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Товар өчен 340 мең сум акча күчергән

Мәгълүмати технологияләр үсеше алдау очракларының киң таралуына йогынты ясады.

Аеруча да телефонга мәгълүматлар күбрәк кертелгән булса  – онлайн-банк хезмәтенә тоташкансыз, нинди дә булса сайтларга язылгансыз яки телефон браузеры аша Интернетка еш чыгасыз икән – сез караклар алдында ярдәмчесез калачаксыз. 

– Кызганыч, кәрәзле телефон ничек кенә кыйбат булмасын, нинди генә яхшы антивирус программасы телефон иминлеген тәэмин итмәсен – бу сезнең банк карталарын җимереп ачудан саклауны гарантияли алмый, – дип белдерде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Эльза Алмакаева. – Ел башыннан алдау факты буенча 4 җинаять эше ачылган. Алдакчылар күп тапкыр тикшерелгән сценарийлар буенча эшлиләр, бер көнлек фирмалар булдырып вакытлы кәрәзле телефоннарны өченче затларга теркиләр яки нинди дә булса компания артына яшеренәләр.

Гади телефон аша алдануларга белемле кешеләр дә эләгә. Гадәти булмаган вакыйгаларда һәм “психологик эшкәртүдән“ соң кеше югалып кала. Менә бер аксубайлы да, үзенә шалтыратып  банк картасының эшен туктату турында хәбәр иткәч, уйлап та тормыйча алдакчы-хезмәткәргә бөтен мәгълүматларны хәбәр итә һәм 8800 сум акчасыннан колак кага. Сидул Ерыклы авылында яшәүче бер ханым алдакчыларга 9000 сум акча күчерә, ә Савгач кешесе – 7900 сумын югалта. Соңгысы бары тик интернетта билгесез сылтама буенча күчә, ә антивирус барысын да карап җиткерә алмый.

Товар сату һәм сатып алу сайтлары аша да караклык киң җәелә бара. Аксубайлы шундый сайтларның берсендә металлдан коеп әйберләр ясау  игъланына тап була һәм берни уйлап тормыйча заказ бирә һәм  сайтта күрсәтелгән счетка  340 мең сум акча күчерә. Шулай итеп ул, үзенең исәпләүләре буенча, күпмедер күләмдәге сумманы янга калдырам дип уйлый. Акчасын да кире кайтара, товарны да көтеп ала, сатучы белән алга таба элемтәгә дә керә алмагач – полициягә гариза яза.

Тикшерүчеләр кабат исегезгә төшерә: банк карталарының пинкодларын, үзегезнең шәхси мәгълүматларны өченче затларга хәбәр итәргә ярамый. Ә бит хәтта банк хезмәткәрләренең дә бу мәгълүматларны сорарга хокуклары юк. Кәрәзле телефоннарга яхшы антивирус программасын куярга, шикле сылтамалар аша күчмәскә һәм андый хәбәрләрне таратмаска кирәк. Һәм “капкында“ гына сыр  бушлай була дигән гыйбарәне истән чыгармаска.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев