Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тоталь диктант – үз белемеңә бәя

Бүген бөтен Россия буенча үз белемнәрен тикшерергә карар иткән кешеләр тоталь диктант язуда катнаштылар.

 Бу - теләге булган һәркем өчен ел саен үткәрелә торган мәдәни акция. Аксубайлылар өчен Бөтенроссия тоталь диктант язу Аксубайның 3нче мәктәбе базасында узды. Аны район мәгариф бүлеге белән  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге бергәләп оештырдылар. Филологик хәрәкәтне укучылар, педагоглар, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп персоналы хуплады. Иллеләп кеше мәктәп партасы артына утырып, үз белемнәрен сынадылар. Бу гадәти булмаган дәресне тоталь диктант үткәрү буенча куратор, 3 нче санлы Аксубай урта мәктәбенең  директор урынбасары Татьяна Семенова  үткәрде. 

 Акциядә катнашучыларның эшләрен район үзәге мәктәпләренең рус теле һәм әдәбияты укытучылары - Наталья Антохина, Флюра Вафина һәм Светлана Ильина тикшерделәр. Педагоглар бәяләгәнчә, барлык катнашучылар да биремнәрне дөрес үтәп, уңай бәя алдылар. Шуларның кайберләре иң югары баллга лаек булды. 

- Эшчәнлекнең теләсә кайсы өлкәсендә грамоталы булу, рус телен белү, үз фикереңне дөрес әйтә белү бик мөһим, – дип белдерде мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. - Эштәге уңыш моңа шактый бәйле. Бүгенге диктант безнең гражданнарның белемгә, үз белемен күтәрүгә тартылуын тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев