Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тормышын балаларына багышлаган

20 гыйнварда Иске Кармәт авылыннан Мәгъзүрә Әхат кызы Ишмөхәммәтова 90нчы туган көнен билгеләп үтте.

 

Мәгъзүрә Әхат кызы 1932 елның гыйнварында Пермь краеның Губаха шәһәрендә эшче гаиләсендә дөньяга килгән. Әнисе ашханәдә – пешекче, әтисе заводта токарь булып эшләгән.

Гаилә Таҗикстанга күчеп киткәндә Мәгъзүрә бөтенләй бәләкәй була. Сугыш башлангач, әтисе үзе теләп фронтка китә, ә әнисенең өч бала белән чит-ят җирләрдә каласы килми һәм туган авыллары Иске Кармәткә кайтып китә. Кыз биредә алты сыйныфны тәмамлый.

– Ул вакытта парталар да, урындыклар да юк иде. Без зур өстәл артында, эскәмияләргә тезелешеп утырып укыдык. Балалар бит инде, шаярыша идек. Хәтерлим әле, уйнап эскәмияне әйләндереп каплаганны. Укытучы безне моның өчен класстан куып чыгарды, – дип сөйләде Мәгъзүрә Әхат кызы. – Ә 16 яшьтә мин торф чыгару эшләренә киттем, ике ел эшләгәннән соң кире әйләнеп кайттым.

Авыл егете Ибраһим Ишмөхәммәтов белән таныша һәм 1952 елда аңа кияүгә чыга. Алар үз ояларын коралар, бер көн дә эштән калмыйча, колхозда хезмәт куялар, биш баланы аякка бастыралар. Ни кызганыч, аңа ике баласын җир куенына салу хәсрәтен дә татырга туры килгән. Олы кызы Пермь краеның Чусовой шәһәрендә, уртанчысы – Мәскәүдә, ә улы авылда, әнисе күршесендә генә тора. Мәгъзүрә Әхат кызы – 11 оныгының һәм 12 оныкчыгының бәхетле әбисе, дәү әнисе.

Ветеран беркайчан да эшсез тормаган. Лаеклы ялга чыккач та колхозда эшләвен дәвам итә. Ире аның өчен ныклы терәк булган. Ул унбер ел элек бакыйлыкка күчкән. Шуннан бирле ул үзен тулысынча балаларына һәм оныкларына багышлаган. Әбекәй бары тик аларда гына тормыш мәгънәсен күрә. Якыннары аны кулдан килгәнчә кадер-хөрмәттә яшәтергә тырышалар. Алар әниләренә тормышта ничек авыр булуын аңлыйлар һәм тормыш бүләк иткәне өчен газизләренә рәхмәтләре чиксез аларның.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев