Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әбекәй бүгенге тормышыннан бик канәгать

    Фәймә Ибраһим кызы Хөснуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Тормыш юлында бик күп авырлыклар күргән тыл хезмәтчәне Фәймә Хөснуллина 1930 елның 1 ноябрендә Алексеевск районының Түбән Татар Майнасы авылында (хәзерге Аксубай районы) дөньяга килә. Аның стахановчы әти-әнисе Ибраһим абый һәм Хәнифә апа колхозда беренче алтын медальгә ия булган кешеләр.

    Фәймә гаиләдә кече кыз була. Абыйсы Габдулла аңардан 7 яшькә олырак булган. Аны бик күп шигырьләр авторы буларак хәтерлиләр. Кызганычка каршы, ул Бөек Ватан сугышында һәлак була, әтисен дә сугыш ала.

    Фәймә Ибраһим кызының икенче туган энесе дә озын гомерле булмый, ФЗОда эшләгән вакытта нык салкын тиюдән тернәкләнә алмыйча, вафат була. Шулай итеп, Фәймә әнисе белән генә кала.

    Еллар үтә, авырлыкларны күп күрергә туры килә. Колхозда даими авыр хезмәт. Әбекәй, мин бернинди эштән дә баш тартмадым, үземне кызганмадым, тырышып эшләдем, дип искә ала. Сугыштан соң авылдашы Миясәр Хөснуллинны үзенә тиң яр итеп сайлый.

    Гаиләне тулыландырып, ике ир бала һәм бер кыз бала дөньяга килә. Әмма бәхет озак дәвам итми – ире якты дөньядан китә. Элеккеге кебек үк, Фәймә Ибраһим кызы, балаларын аякка бастыру өчен, баш-аягы белән хезмәткә чума, ялгыз гына хуҗалык алып бара, сабыйларына лаеклы тәрбия бирә. Туган авылында 10 ел депутат булып тора.

    Бүгенге көндә юбиляр әби кызы Флүзә һәм кияве Рәсих гаиләсе белән яши. Күп авырлыклар күргән тыл хезмәтчәне бүгенге тормышыннан бик канәгать.

    – Хәзер кешегә тормыш өчен кирәк булган бөтен нәрсә бар. Янәшәмдә балаларым, оныкларым. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк? – ди көр күңелле Фәймә әби.

    Бу көнне Фәймә Ибраһим кызын юбилее белән туганнары, якыннары, күршеләре җылы котладылар. Аксубай районы башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин аны телефон аша котлады. Алар бик озак сөйләштеләр. Юбиляр үзенең хатирәләре белән уртаклашты, ничек яшәве турында сөйләде. Илшат Минсабир улы Фәймә Хөснуллинага озын гомер, сәламәтлек теләде. Котлауларга авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина да кушылды. Ул РФ Президенты исеменнән котлау хатын ирештерде, район башлыгы исеменнән чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: