Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тормыш – трактор рычагы артында

    Фаик Хәсәнов – “Восходящая заря“ агрофирмасының иң тәҗрибәле механизаторларының берсе.

    Яше буенча ул лаеклы ялда булырга тиеш (67 яшь) булса да, кыр кампаниясенең кызган чагында ул өйдә  кул кушырып утыра алмый. Фаик Мөхлисулла улы бөтен гомерен игенчелеккә багышлаган. Армиядән кайтуга  трактор руле артына утырган. Һәм менә 47 ел сайлаган һөнәренә тугры кала. Бу вакыт эчендә төрле маркадагы тракторларны сынап караган, нинди генә  авырлыклар кичермәгән. Ә бүген яшьләрдән дә уздырып, югары күрсәткечләргә ирешеп хезмәт куя. Язгы кыр эшләре башлану белән өлкән игенче чәчүгә туфрак эзәрләү белән мәшгуль. Беренче 5 көнлек нәтиҗәләре буенча ул агрофирмада өченче урынны алган.

    Фаик Хәсәнов кебек игенчеләр  хуҗалыкта бармак белән генә санарлык. “Майна“ бүлегендә ул иң өлкән хезмәткәр. Яшьләр аны хөрмәт итә, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре һәм белгечләре – ихтирам күрсәтә.

    – Яшь коллегалары Фаик Мөхлисулла улыннан күпкә үрнәк алалар, күп нәрсәләргә өйрәнәләр, – дип сөйли “Майна“ бүлеге мөдире Илһам Камалов. – Ул эшне ашыкмыйча, җиренә җиткереп башкара. 

    Авыл хуҗалыгы  производствосы ветераны өчен иң актив, киеренке чор язгы кампаниядән башлана. Хәзер чәчүгә туфрак әзерләү белән шөгыльләнсә,  җәен чәчүлекләрне тәрбияли, туңга сөрә. Кыш фасылы гына бераз тынычрак –  бульдозер белән юлларны, терлекчелек объектлары тирәсен кардан чистарта.

    – Өйдә утырырга вакыт юк, – дип шаярта Фаик Мөхлисулла улы. – Көч булганда эшләргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: