Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тормыш көзе алар өчен шатлык кына

“Кәеф“ (“Настроение“) бию ансамблендә катнашучылар, картлык безне читләтеп үтә, диләр.

Ансамбльне аксубайлыларның ничәмә-ничә буынын бию серләренә өйрәткән искиткеч остаз Валентина Гурьянова җитәкли. Бүген ансамбльдә 20 дән артык кеше исәпләнә, аларның сафы даими тулыланып тора. Ансамбль катнашучыларының уртача яше – 67 дән өлкәнрәк, әмма алар картаерга ашыкмыйлар, мәдәни актив тормыш гомерне озайта дип саныйлар.

Тамашачыларны яңадан-яңа биюләр белән сөендереп, өч елдан артык сәхнәдә чыгыш ясауларына карап фикер йөрткәндә, бу нәкъ шулай. Алар башкаруындагы вальс, кадриль һәм башка бик күп биюләрне район публикасы гына түгел, аның чикләрендә дә көчле алкышлар белән кабул итәләр.

– Сиксәненче елларда Аксубайда бөтен республиканы гөрләткән көчле бию коллективы бар иде, – дип искә алып сөйли ансамбльдә катнашучы, районның элеккеге мәдәният бүлеге җитәкчесе Әлфия Рәхмәтуллина. – Менә шуңа күрә өч ел элек без яңадан җыелырга булдык, өстәвенә буш вакытыбыз пәйда булды. Пенсионерлар булсак та, күңелебез яшь безнең.

Иҗат юлын башлаган мәлдә ансамбль биючеләре сәхнәгә берүк костюмнан чыгалар иде. Әмма тиздән аларның шөгылен сәнгатькә битараф булмаган кешеләр куәтли башлады.

– Безне төрле яклап хуплаганы  һәм безгә ярдәм кулы сузганы өчен район башлыгы Камил Гилмановка рәхмәтебез чиксез, – дип сөйли ансамбль җитәкчесе Валентина Гурьянова.

Иганәчеләр ярдәме белән ансамбль яңа костюмнар кия, биюче хатын-кызлар да, ир-атлар да тагын да гүзәлрәк һәм нәзакәтлерәк булып китә. Ветераннар советының иҗат концертында тамашачыларның күпчелеге биючеләрне танымыйлар да хәтта, ә кайберләре ансамбль составында яшьләр дә бар дип уйлый.

 Алексеевскида “Балкыш“ республика бәйгесендә һәм Казан сәхнәсендә оештыручылар, көндәшләр һәм жюри биючеләргә таң калып, сезгә әле ветераннар советына кадәр бик ерак, дигән фикерләрен белдерә. 

Биючеләр исә комплементларны тиеш кебек кабул итәләр: теләсә нинди хезмәт мактауга лаек, тамашачылар биргән бәя – алар өчен алга таба да сәнгать белән янып яшәү өчен көч бирә. Тормыш көзе алар өчен сөенеч кенә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев