Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тормыш кызыклырак була бара

Җиңүнең юбилейлы елында Федоровка интернет-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары аерым кайгыртучанлык тоялар.

Биредә “Ветеран белән ял көне” дип исемләнгән социаль проект кысаларында чаралар уздырыла.

Федоровка интернат-йортында 5 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның һәркайсына шефлык ярдәме күрсәтү өчен аерым белгеч беркетелгән. Ветераннар өчен тормыш тагын да кызыклырак һәм вакыйгаларга бай була бара.

Якшәмбе көне проекты кысаларында, тәрбияче Рәйсә Гайнуллина ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренең очрашуын оештырды. Түгәрәк өстәл артында өлкән кешеләр сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны хәтерләрендә яңарттылар, тормыш итү серләре белән уртаклаштылар. Сугыш ветераннары Николай Портнов 7 яшеннән колхозда эшли башлый. Дистәләгән еллар эчендә нинди генә һөнәрләрне үзләштерми! Аның исәбендә уннарча рационализаторлык идеясе. Чарада катнашучылар ул сөйләгәннәрне мавыгу белән тыңладылар.

Интернат-йортта Алина Артемьева җитәкчелегендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәрби батырлык яшь буын күзлегеннән» темасы буенча рәсемнәр бәйгесе оештырылды. Мондый дәресләр катнашучыларга уңай йогынты ясый, хәтер һәм фикер йөртү процессын яхшырта, һәм әлбәттә инде, уңай хис-кичерешләр тудыра.

Йортта яшәүчеләр белән дә шулай ук аерым «Истәлекләр терапиясе» уздырдылар. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хезмәт ветераны Миңкамал Нургатина белән әңгәмә үткәрелде. Ул авыр сугыш чоры хатирәләре белән уртаклашты, үсмер чагында колхозда атлар каравы турында сыйләде. Миңкамал Хөснелгата кызы үзе тәрбияләгән атларның исемнәрен әле дә хәтерли, аларның гадәтләре, үзе башкарган вазыйфалар турында сәгатьләр буе сөйли ала.

“Ветеран белән ял көне” социаль проект кысаларында интернат-йорт хезмәткәрләре биредә яшәүчеләрне саф һавага алып чыгалар, аларны позитив эмоцияләргә кәефләндерәләр, алар хәтта кар белән уйнап та күңел ачалар. Сугыш турындагы фильмнарны кызыксынып карыйлар, үз тормышларыннан эпизодларны исләренә төшерәләр. Өлкән яшьтә ветераннарга рухый ярдәм бик мөһим. Алар Феодосий Тотемский православие чиркәвенә йөриләр.

– Бала, үсмер, яшьлек елларында авыр сынауларны кичерергә туры килсә дә, ветераннар безне еш кына үзләренең оптимизмнары, энергияле булулары белән шаккатыралар, – дип сөйли Рәйсә Гайнуллина. – Тормышның һәр минуты алар өчен кадерле.

 Фото Федоровка интернат-йорты архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев