Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Тоннель» операциясе: машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар

Аксубайда «Тоннель» операциясе узды.

Бистә урамнарына рейдка Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре чыкты. Эшкә һәм балалар бакчасына ашыгучы күпләрнең гадәти иртәсе полиция хезмәткәрләре тарафыннан тукталышсыз узмады. Экипажлар бистәнең төрле урыннарында патрульлек иттеләр. Беренче чиратта, куркынычсызлык каешларын эләктерүне һәм балалар өчен махсус утыргычларны куллануны тикшерделәр. 
Юлдагы ике экипаж белән безнең хәбәрчебез дә кизү торды. 
– Әгәр син кагыйдә бозмыйсың икән, куркырга кирәкми. Тикшерәләр – димәк, нигез бар. Рейд турында алдан ук кисәтсәләр дә, балаларым һәрчак эләктерелгән, үзем кагыйдә боза алмыйм бит инде – мин ике бала анасы. – ди чит ил автомобиле руле артына утырган автоледи. – Мин юл инспекторларын күргәч кенә куркынычсызлык каешын эләктерүчеләрдән түгел. Беренче чиратта – куркынычсызлык. 
Кешеләр юлларда туктатып тикшерүләргә күнеккән һәм юл хезмәткәрләренең таләпләренә уңай карыйлар. Бары бер йөк машинасы йөртүчесе генә ризасызлык белдерергә омтылды. Бу аңлашыла да. Яшь кеше, иминиятләштерү кәгазенә кертлемәгән килеш, әтисенең автомобиленә утырып чыккан. 
–Өлгермәдем, – диде егет. – Ә чыгарга кирәк иде. 
Участок вәкиле кагыйдә бозучыга беркетмә төзеде, ә аның кулдашы юлда эшләвен дәвам итте. 
Мазилин урамында хастаханәдән югарырак тагын бер экипаж эшләде. 
–Төп транспорт агымы узды инде, кешеләр, гадәттә, бу маршрут буенча иртәнге җидедән – хастаханәгә, балалар бакчасына бераз соңрак бара. Гадәттә, бу – авыл халкы. Әлегә бер генә хокук бозучы да юк, – диделәр тәртип сакчылары. 
Тик операция вакытында район чикләрендә тәртип бозучылар ачыкланган. Тиешле булмаган урында урамны аркылы чыга торган җәяүлене административ җаваплылыкка тартачаклар. Ике машина хуҗасы юл билгесе таләпләренә игътибарсыз булган, тагын ике машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән, икесен страховка өчен җәзага тартканнар. Бер юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән, машина йөртүче артка биргәндә куркынычсызлык таләпләренә битарафлык күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев