“Тоннель” кагыйдә бозучыларны ачыклады
Җомга иртәсендә оештырылган рейдта полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагын теркәгән.
Аксубайда юлларда аварияләрне һәм пассажир-балаларны утыртып йөртү белән бәйле хокук бозуларны кисәтү максатыннан “Тоннель” профилактик операциясе оештырылды.
Рейдка 5 экипаж җәлеп ителгән иде, 10 хезмәткәр юлларда патрульлек итүне гамәлгә ашырды.
Кагыйдә бозучылар арасында балаларны махсус утыргычтан башка йөртүче ике траннспорт чарасы хуҗасы да бар. Бер автомобиль йөртүче үзе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән, дүртесендә ОСАГО полисы юк иде, икесе исә аңа бөтенләй язылмаган. Өч хокук бозучы юл билгеләре таләбенә каршы килде, бер шофер техник яктан төзек булмаган автомобиль руле артына утырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев