Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Тонировка» кояштан саклыймы, әллә штрафка китерәме

Аксубай ЮХИДИ бүлеге ел башыннан машина тәрәзәләрен караңгылатырга яратучы 87 йөртүчене җаваплылыкка тарткан.

Район дәүләт автомобиль инспекторлары көн саен, алгы пыялалары караңгылаткан транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар оештыралар. Кичә дә Аксубайда шуңа охшаш рейдлар оештырылды.

– Нормативларны бозып караңгылаткан пыялалар йөртүченең реакция вакытын аеруча тәүлекнең караңгы өлешендә арттыра ала, ә бу фаҗигале нәтиҗәләр белән юл-транспорт вакыйгалары китереп чыгарырга мөмкин, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – «Тәгәрмәчле транспорт чаралары иминлеге турында” Таможня берлегенең Техник регламентына нигезләнеп, транспорт чарасының алгы һәм алгы ян тәрәзәләренең яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, транспорт чарасын эксплуатацияләү тыела.

Автомобиль пыялаларының яктылык үткәрү таләпләрен бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза каралган. Кагыйдә бозуларны ачыклаган дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре, караңгылаткан тәрәзәле транспорт чарасын алга таба эксплуатацияләүне тыя һәм пыялаларны тиешле нормативларга туры китерүне таләп итә. Кагыйдә бозу очрагы кабатланганда, полиция хезмәткәрләре таләпләргә буйсынмаган машина йөртүчегә 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр күләмдә административ штраф яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ арест сала.

ЮХИДИ машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү турында кисәтә һәм юлларда аеруча сак һәм игътибарлы булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев