Аксубаево
  • Рус Тат
  • Томан аркасында Мәскәү аэропортларында йөзгә якын рейс тоткарланган

    Һава шартлары буенча запас аэродромнарга китү очраклары теркәлмәгән.

     Мәскәү аэропортларында томан аркасында йөзгә якын рейс тоткарланган. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

    "Мәскәү аэропортлары һава зонасы бөтен һава торышы шартлары буенча аккредитацияләнгән һәм рейслар кабул итәргә әзер. Шуңа да карамастан, һава суднолары командирлары очышлар һәм төшеп утыру турында мөстәкыйль карарлар кабул итәләр", - дип хәбәр иттеләр "Интерфакс"ка.

    Һава судноларының соң килүе сәбәпле, өч сәгатькә кадәр кыска вакытлы тоткарлыклар булырга мөмкин.

    Шул ук вакытта, "Яндекс. Расписание" сервисы мәгълүматлары буенча Мәскәү аэропортларында пәнҗешәмбе кичендә 74 рейс тоткарланган. "Шереметьево"да - 38, "Внуково"да - 22 һәм 14е "Домодедово"да. Аннан тагын өч рейс гамәлдән чыгарылган.

    Һава шартлары буенча запас аэродромнарга китү очраклары теркәлмәгән.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: