Аксубаево
  • Рус Тат
  • Толстой буенча сыйныф сәгате

    4 меңнән артык бала Л.Н. Толстой тормышына һәм иҗатына багышланган бердәм тематик сыйныф сәгатендә катнашты.

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән 2018 ел Лев Толстой елы итеп билгеләнгән. План буенча әлеге бөек язучы тормышына һәм иҗатына багышланган чаралар уза. Районның бөтен мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре уздырдылар, ә балалар бакчаларында – тематик дәресләр.

    Яшь аксубайлылар мәсәлләрне сәнгатьле итеп укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, гениаль язучы уйлап тапкан табышмакларны чиштеләр. Башлангыч сыйныф укучылары Л.Н. Толстой тормышы битләре буенча үттеләр, “Л.Н. Толстойның тормышы һәм иҗаты“ видеолекторий оештырдылар, “Ясная Поляна“ музей-йорты“на  онлайн-экскурсия ясадылар.

    Балалар бөек язучының тормышы һәм иҗатының төп моментлары белән таныштылар, Толстойның балалар өчен язган хикәяләре буенча әңгәмәләр кордылар, аудиоязмалар тыңладылар һәм Л.Н. Толстой әсәрләреннән төп геройларны рәсемгә төшерделәр. Балалар танып белү дәресләре барышында аның иҗаты турында күп яңалыклар белделәр. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: