Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тәнзилә Габдрахманова декабрьдә коронавирустан прививка ясаткан иде, язны ул күтәренке күңел белән каршы алган

​​​​​​​Районда беренчеләрдән булып COVID-19дан прививка ясатучылар арасында «Нежность» үзәге мөдире, Аксубай районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Тәнзилә Габдрахманова да бар.

Без Тәнзилә Әхмәтгалим кызы белән очрашып, аңа, бүген үзегезне ничек хис итәсез, өзлегүләр булмадымы, дигән сорауларны бирдек.

 

- Беләсезме, бу язда аеруча да күңел күтәренкелеге тоям. Гадәттә, яз көне хәлсезлек сизелә иде. Быел узган елдагы кебек куркырга кирәкми, бәлки шуңадыр да. Хәтерлисездер, узган ел бу вакытта ничек куркыныч иде? Дошманыңа да теләмәссең! Өйдә утырдык. Кем ничектер, белмим, тик мин ул вакытта тормышымда беренче тапкыр үзем, гаиләм, әти-әнием, үз кул астында эшләүчеләр өчен бик курыктым. Хәтта прививка ясатыргамы, юкмы дигән шик тә булмады. Һәркемнең сайлау хокукы бар: вакцинация куйдырыргамы яки юкмы, ләкин үз-үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне куркыныч астына куярга ярамый.

 

– Ә сез вакцина ясатуга ничек карыйсыз?

 

–Без үскәндә теге яки бу привиканы ясату өчен әти-әниләрдән ризалык сорап тормыйлар иде. Һәм без балачактан ук кызамык, туберкулез, полиомиелит кебек куркыныч авырулардан вакциналар алдык. Прививкалар ярдәмендә без сәламәт булып үстек. Мин инде үсеп җиткәч тә  прививка ясау кампанияләрен хупладым. Ел саен мин һәм ирем гриппка каршы прививка ясатабыз. COVID-19дан вакцинация ясарга карар иткәч мине,  вакцина ахырына кадәр тикшерелмәгән, тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип үгетләүчеләр дә булды. Беләм, бер генә ил дә үз халкын куркыныч астына куймаячак  – тикшерелмәгән вакциналар массаларга кертелмәячәк. Мин курыкмыйча килештем. Беренче компонентны 29 декабрьдә салдырдым һәм бернинди тискәре нәтиҗәләрсез, бик яхшы кичердем. Минем белән бергә хезмәттәшләрем дә прививка ясаттылар. Без, социаль хезмәткәрләр, бик зур җаваплылык тотабыз, чөнки күпчелек өлкән яшьтәге гражданнар белән эшлибез, ә алар куркыныч төркемендә. Әйе, хезмәттәшләр арасында үзен бераз уңайсыз хис итүчеләр дә бар иде, кемнеңдер температурасы булды.

 

Тәнзилә Габдрахманова билгеләп үткәнчә, ул җитәкләгән коллективта хезмәткәрләрнең күпчелеге прививка ясаткан инде, кайберләре күрсәтмәләр буенча кире кагылган, калганнары инде привика ясатуга язылган, поликлиникага вакцинация куйдыру өчен чакыру көтәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев