Аксубаево
  • Рус Тат
  • Төнлә махсус техника Аксубай урамнарын кардан арындыру өчен чыгачак

    Бүген төнлә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Мазилина урамына кар җыештыру техникасы чыгачак.

    Октябрь урамы тыкрыгыннан – светофордан алып Мазилин урамы буйлап автозаправкага кадәр кар чыгару планлаштырыла.

    Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты Мазилин урамы буенча туктатып калдырылган машиналарны алуны һәм төнлә машиналарны куймауны сорый. 3нче мәктәп белән Студентлар йорты арасындагы юл участогы иң проблемалы санала – анда кар чистарту техникасы хәтта көндез дә көчкә уза.
    Кардан чистарту һәм чыгару буенча эшләр 28 гыйнварда төнге 00:00 сәгатьтән иртәнге 10:00 сәгатькә кадәр башкарылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: