Төнлә Әлмәттә чиркәү каршындагы мәктәптә янгын чыккан
Ут 15 квадрат метр мәйданда җиһазларны һәм кухня түшәмен юк иткән.
Төнлә Әлмәттә чиркәү каршындагы мәктәптә янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Архангел Михаил храмы территориясендә урнашкан чиркәү-мәхәллә мәктәбе бинасында янгын чыгуы турында хәбәр бүген 00.29 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына килде», – диделәр матбугат хезмәтендә.
Ут 15 квадрат метр мәйданда җиһазларны һәм кухня түшәмен юк иткән.
Беренчел мәгълүматларга караганда, һәлакәтнең сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев