Аксубаево
  • Рус Тат
  • Төнлә карны чыгарачаклар: аксубайлыларның машиналарны үзәктә куймауларын сорыйлар

    Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты бүген төнлә район үзәгенең үзәк урамнарыннан кар чыгарырга планлаштыра.

    Эшләр зонасына Романов (шул исәптән район мәдәният йорты, 3нче мәктәп, китапханә, мәшгульлек үзәге, чиркәү территорияләре) һәм Совет урамнары эләгә. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты гражданнарны, эшне оештыруны кыенлаштырмас өчен, сәгать төнге 00:00дән иртәнге 10:00 сәгатькә кадәр әлеге урамнарда үз автотранспортларын куймауларын сорый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: