Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Төнлә 12нче хастаханәдә кислород станциясендә авария булган, пациентлар зыян күрмәгән

Авырулар якындагы дәвалау оешмаларына күчерелә.

Бүген төнлә Казанда 12нче шәһәр хастаханәсенең кислород станциясе эшендә җитешсезлекләр барлыкка килгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кислород белән тәэмин итү шунда ук кислород баллоннарына күчерелә.

«Потенциаль хәвеф-хәтәрләрне булдырмас өчен пациентларны куркынычсыз транспортлау турында карар кабул ителде. Табиб бригадалары озатуында алар якындагы дәвалау оешмаларына күчерелде», - дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Хәзер табиблар пациентларның хәлен тотрыклы, начарланмаган, дип бәялиләр.

«Пациентлар реанимацияләрдә тәүлек буе күзәтү астында булуын билгеләп үтәргә кирәк. Медицина хезмәткәрләренең төгәл гамәлләре аркасында авырулар тиз арада күчерелде», – диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X