Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Әтнә районы басуында янгын сүндерүчеләр тракторга капкан утны сүндергән

Янгын электр җиһазын дөрес кулланмау аркасыгда чыккан.

Татарстанның Әтнә районындагы басуда янгын сүндерүчеләр тракторга капкан утны сүндергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авыл хуҗалыгы техникасы януы турындагы хәбәр янгын сүндерүчеләргә алдагы көнне көндезге унбердә килеп ирешкән. Дүсем авылыннан ерак түгел басуда «МТЗ — 1221» тракторы һәм пресс-подборщигы янган.

108нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре янгынны тиз арада сүндергән.

Авыл хуҗалыгы техникасы электр җиһазларын дөрес урнаштырмау һәм тиешлечә эксплуатацияләмәү аркасында янып киткән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев