Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Түләүләрне компенсациялиләр

Ялгыз гражданнарга капиталь ремонт ясауда ярдәм итәләр.

Бу хакта Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 4 нче бүлеге мөдире Татьяна Кандалина хәбәр итте.

– Канундагы үзгәрешләргә нигезләнеп, 1 июньнән Татарстанда капиталь ремонтка керткән түләү чыгымнарын компенсацияләү билгеләнгән, – дип дип бәян итте Татьяна Валентиновна. – Бу компенсация 70 яшькә җиткән, ялгызы яшәгән, эшләмәүче торак бина ияләренә яки гаилә составында пенсия яшендәге эшләмәүче гражданнардан торган гаилә составында яшәүче гражданнарга (60 яше тулган ир-атлар һәм 55 яше тулган хатын-кызлар) каралган.

Күп фатирлы йортта гомуми милеккә капиталь ремонт ясауга керткән түләү чыгымнарына компенсация исәбе, ТР Министрлар Кабинеты билгеләгән бер айга торак бинаның гомуми мәйданының бер квадрат метрына капиталь ремонт ясауга керткән минималь түләү күләменнән һәм торак бинаның республикада билгеләнгән стандарт норматив күләме һәм коммуналь хезмәтләр күләменнән чыгып исәпләнелә.

Шуңа бәйле, торак бина һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча социаль чаралар алучы, компенсация алу хокукына ия гражданнарга (льготачыларга) компенсация түләүләре автомат рәвештә (гражданинның мөрәҗәгатеннән тыш) билгеләнә.

Калган гражданнарга Аксубай муниципаль районының матди ярдәм күрсәтү бүлегенә түбәндәге документларның төп нөсхәләре һәм күчермәләре: паспорт, хезмәт кенәгәсе һәм торак бинага хокукны (милеккә хокукны) раслаган документлар белән мөрәҗәгать итәргә. Адресы: Аксубай бистәсе, Совет урамы, 4 йорт. Телефоны: 2-92-75.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев