Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тәүлек әйләнәсе –хезмәттә

Кичә Россия эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы дежур бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Проблемасы булган һәр кеше нәкъ әлеге бүлеккә килә яки шалтырата. 2018 нче елда Россия эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы  дежур  бүлегенә 2398 мөрәҗәгать һәм гариза кергән, шуларның 415е - җинаятьләр турында, административ хокук бозулар  буенча 373 граждан китерелгән. 

Кизү часте хезмәткәрләре райондагы оператив хәл турында мәгълүматләрне  җыя һәм анализлый. Шулай ук кизү торучы җинаять яки хокук бозу характерыннан чыгып  вакыйга булган урынга җинаятьне ачыклау өчен участок хезмәткәрен, җинаятьчеләрне эзләү яки оператив төркемне җибәрә.

Җинаятьне кайнар эздән ачу  аларның һөнәри осталыгына  бәйле, – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Рамил Зөфәров. Театр киенү - чишенү бүлмәсеннән башланган кебек, әлеге бүлек тә кизү торү бүлегеннән башлана. Кизү торучылар ачык йөзле, шул ук вакытта уставта каралганча  кырыс та.

Кизү тору хезмәткәре вакыйга урынына чыкмаса да, барлык хезмәткәрләр кебек үк,алардан да  сорау зур. – Әлбәттә, полиция хезмәткәрен сайлап алуда иң төп критерийлар булып: армия сафларында хезмәт итү, белемең һәм физик әзерлегең булу санала, –  дип сөйли Рамил Зөфәров.Үткән тормышында үзенең  яки туганнарының   хулиганлык кылганлыклары булса, андыйларга безнең сафларга  юл ябык.

”Оператив кизү торучы” сүзтезмәсе кизү тору хезмәткәреннән һөнәри осталык кына  сорамый, ул шулай ук тиз арада карарлар кабул итәргә һәм килгән хәбәр буенча күрсәтмәләр бирергә, Эчке эшләр министрлыгы базаларына мәгълүматне кертергә һәм аның буенча әлеге  затларның шаһитмы, зыян күрүчеме икәнлеген  ачыкларга тиеш.

Бүлек җитәкчелеге сүзләренә караганда, оператив кизү торучылар үзләренә куелган бурычны намус белән үти. Оператив кизү торучылар Сафин И.И, Авандеев А.А, Строгалов А.Н, Ильдуганов С.Г., Маркитанов А.А.ларның оператив киүз торуда тәҗрибәләре зур. Кизү тору бүлегендә яллар да, бәйрәмнәр дә, хәтта һөнәри бәйрәм дә юк. Алар тәүлек әйләнәсе хезмәттә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев