Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Әҗәтле кешеләр илдән чыга алмаучылар исемлегенә эләгүен дәүләт хезмәте сайтында белә ала

Дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервис барлыкка килде.

Монда бурычлары булган кешеләр илдән чыга алмаучылар исемлегенә эләгүләрен белә ала. Бу хакта Россиянең Суд приставлары федераль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге проект Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән бергә әзерләнгән һәм «Россиядән чыгу чикләүләрен бетерү» дип исемләнә.

«Әлеге сервис бурычы булган гражданнарга яңа информер ярдәмендә ил чигеннән чыгуны чикләү турында тиз арада мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк, алар шәхси кабинетның төп битендә күренәчәк», — дип хәбәр итә ТАСС.

Тулырак мәгълүмат «Ход исполнительного производства» дигән башка сервиста урнаштырылачак.

Федераль суд приставлары хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2022 елның җәе башына Россиядә 5,5 млн шундый чикләүләр гамәлдә булган, ә елның беренче биш аенда вакытлыча чикләүләр 10,3 млн башкарма производство кысаларында кертелгән.

Шул ук вакытта 30 мең сумнан башлап бурычы булган кешеләргә, ә аерым категорияләр буенча, әйтик, алимент яки мораль зыян өчен 10 меңнән башлап әҗәте булган кешеләргә илдән чыгу чикләнергә мөмкин.

Әгәр бурыч ике ай эчендә түләнмәгән икән, 10 мең сумнан башлап бурычы булган кешегә приставлар илдән чыгуны чикли ала.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев