Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Үткәнне һәм хәзергене саклаучылар

2018 елның 1 июнендә РФ Архив хезмәтенә 100 ел тулды. 1918 елда “РСФСРда архив эшен яңача оештыру һәм үзәкләштерү турында“гы декретка кул куелды.

Безнең районда беренче тапкыр архив 1934 елның 14 апрелендә оештырыла. Беренче архив хезмәткәрләре турындагы мәгълүматлар сакланмаган. 1953-1963 елларда архивны Василий Иванович Волков җитәкләгән.

Һәм аннан соң, мәдәният бүлегендә эшләп, ул ведомстволар архивларына документларны архивка тапшыру өчен рәсмиләштерергә ярдәм иткән. 1963 елда Аксубай районы таркала һәм Нурлат районына кушыла.

РСФСР Югары Советы Президиумының 12.01.1965 елда чыгарылган боерыгына нигезләнеп Аксубай авылын Аксубай районы үзәге итеп оештыру турындагы Карарга кул куела. Һәм ТАССРның халык депутатлары Аксубай районы Советы башкарма комитеты каршында Аксубай районы Дәүләт архивы оештырыла.

Архив оештырылудан алып киләсе ун ел дәвамында аны Ольга Егоровна Новичкова җитәкли. Архив башкарма комитет бинасының беренче катында бер бүлмәне били, колхозлар һәм районның авыл советлары беренче фонд оештыручылар булалар.

1966 елның 1 гыйнварына Аксубай районы архивында 73 фонд, саклауга алынган 9282 берәмлек эш исәпләнә, шуның 6425е – идарәлек документлары, 3857 берәмлеге – шәхси состав буенча документлар була.

1975 елда архив башкарма комитет белән бергә яңа бинага күчә (бүгенгесе көндә дә шул урында урнашкан), фондлар архивы башкарма комитет бүлекләре һәм халык депутатлары советы һәм район оешмалары документлары белән тулылана. 

Елена Васильевна Гаврилова чираттагы мөдир булып билгеләнә. Төрле елларда Любовь Николаевна Козлова (1985-1990 еллар), Елена Ивановна Еграшкина (1990-1992 еллар) Аксубай архивы мөдирләре булып эшлиләр.

1993 елда район дәүләт архивының идарәлек функцияләрен киңәйтүгә бәйле һәм аның хокуки статусын арттыру максатыннан дәүләт архивы Аксубай районы хакимияте архив бүлеге итеп үзгәртелә һәм Халитова Мәхтүмә Сәлах кызы мөдир итеп билгеләнә, ул архив бүлеген 1992 елдан 2000 елга кадәр җитәкли.

2000 елның ноябреннән 2010 елның августына кадәр Надеҗда Васильевна Петрова архив бүлеге җитәкчесе булып эшләде. Аның хезмәт эшчәнлеге чорында Аксубай районының күп кенә оешмалары һәм предприятиеләре бетерелә, аның тырышлыгы белән шәхси состав буенча документлар туплана, ә алар киләчәктә кешеләр пенсиягә чыкканда белешмәләр тутыру өчен кирәк.

– Архив җитәкчеләренең һәрберсе архив эше тарихына гына түгел, район тарихына да үз өлешләрен керттеләр. Гади кешегә архив – тузанлы кәгазьләр өеме сыман күренә. Бу бер дә алай түгел.

Безнең фондлар тулы тәртиптә һәм безнең саклар әйберләребез бар, – дип сөйли архивны соңгы 8 елда җитәкләгән башкарма комитетның архив бүлеге мөдире Гүзәл Хамәтшина. – Агымдагы елның 1 гыйнварына Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә 209 фонд, 35713 саклау берәмлеге исәпләнә, шуның  22543 берәмлеге – идарәлек документацияләре, 12841 берәмлеге шәхси состав буенча, шәхсән ясалганы – 175 берәмлек, 154 фотодокумент бар.

Архив башкарма комитетның икенче катында – иркен бүлмәдә урнашкан. Район җитәкчелеге ярдәме белән архивка капиталь ремонт ясалды, документлар саклау архивының мәйданы ике тапкырга зурайтылды, бүгенгесе көнгә ул 144 квадрат метрны тәшкил итә.

Архив – бәяләп бетергесез чыганак, анда үзенчәлекле материаллар саклана. Шуңа өстәп, фондлар, исемлекләр, саклау берәмлекләре турындагы мәгълүматлар ЕАИС (Бердәм автоматлаштырылган мәгълүматлар системасы) программасына  кертелгән. Һәм якын киләчәктә архив документларын саннар белән билгеләү башланачак.

Архивка район кешеләре генә түгел, Россиянең төрле почмакларыннан да  киләләр. Нигездә, архив хезмәткәрләре сүзләре буенча – боерыклар күчермәләре, хезмәт хакы, суд карары буенча исемлекләрдән өземтәләр һәм башкаларны сорап.

Әмма авыл тарихы, шәҗәрәләре белән кызыксынучылар да бар.

Шуңа күрә район архивы хезмәткәрләренең төп бурычы тарихи-мәдәни байлык өлеше булган архив документларын күз карасыдай саклау һәм кулланучыларның барлык категорияләренә дә юлны киңәйтү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев