Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тизлеген 18 тапкыр арттырган!

    Автобус һәлакәте турында сөйләгәндә, йөртүчесенең 18 тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылуы ассызыкланды.

    Узган ялларда республикада ике җитди авария теркәлде: аларда Стәрлетамак районында — 4, Архангель районында 6 кеше һәлак булды.

    Бүген оператив киңәшмәдә Башкортстан республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, соңгы һәлакәт турында сөйләгәндә, водительнең 18 тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылуын ассызыклады. Нигездә, тизлекне арттырган өчен.

    — Кайда чыкканлыгы да билгесез чит ил автобусында пассажирлар ташу — үлем белән уйнау ул. Авария вакытында бөтен утыргычлары да чыгып очкан. Пассажирлар да ваемсыз: һәлак булучылар, кызганычка каршы, каешларын эләктермәгән булган. Ә водительнең 18 тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылуын белгәннән соң, чәчләр үрә тора. Менә шундый бәндәләр пассажирлар ташый. Ул - Яр Чаллыдан. Коллегалар бу эшне җентекле тикшерер, дип ышанам, — диде Радий Хәбиров.

    Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин имгәнүчеләргә күрсәтелгән медицина ярдәме турында сөйләде, дип яза Кызыл таң.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: