Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тинчурин театры джазлаштырылган «Башмагым» мюзиклын чыгарды

«Башмагым» - татар музыка сәнгатендә беренче музыкаль комедия.

Тинчурин театры татар музыка сәнгатенең беренче музыкаль комедиясен джазлаштырылган мюзикл буларак чыгарды. Кичә театр «Башмагым - jazz» премьерасын тәкъдим итте.

  • «Башмагым» - татар музыка сәнгатендә беренче музыкаль комедия. Ул Бөек ватан сугышы елларында Таҗи Гыйззәт белән Җәүдәт Фәйзи тандемында иҗат ителгән. 1942 елда һәм соңрак та Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган. Тинчурин театрында ул оперетта буларак 1999 елда куелган иде. Соңрак Кариев театрында да куелды. Быел аны Казанга “Нур” Уфа татар театры алып килде.

Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин музыкаль комедияне «Башмагым - jazz» исеме белән джаз эшкәртүендә куйган. Жанры – мюзикл. Рәшит Заһидуллин либреттоны өлешчә заманчалаштырган, Җиһан әбине яшәрткән, кайбер образларны кыскарткан.

Спектакльнең дирижеры һәм аранжировщигы – композитор һәм музыкант Ильяс Камал. Тинчурин театрының оркестры беренче тапкыр яңа ачылган чын оркестр чокырында уйнады. Куючы рәссам – Әсәл Исмәгыйлева.

Спектакльдә Сәрвәр һәм Галимҗан партияләрен Гөлнара һәм Илнур Байназаровлар башкара. Илнур – театрның җырчы артисты, Гөлнара - Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисткасы, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслар лауреаты.

Премьерага татар зыялылары – режиссерлар – Фәрит Бикчәнтәев, Ренат Әюпов, галимнәр – Рауза Солтанова, Миләүшә һәм Айдар Хабетдиновлар, төрле театр артистлары килгән иде.


 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев