Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тикшерүне – иминлек хакына

Апрель башыннан районда шәхси секторга караган тракторларны һәм аларга тагылмаларны техник карау уза. Безнең район буенча шәхси биләмәдә 1000 берәмлек техника теркәлгән.

 Ел саен уздырыла торган техник карау Гостехнадзор органында теркәлгән бөтен юридик һәм физик затлар машиналары өчен дә мәҗбүри, – дип сөйли Гостехнадзорның Аксубай бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов. – Тикшерү авыл юлларында, район билгеләнешендәге трассаларда әлеге техника төренә һәм аларга тагылмаларга бәйле килеп чыккан күңелсез вакыйгаларга  юл куймауга юнәлдерелгән. Ул бөтен хуҗалар өчен мөһим.

Район гәзитендә авыл җирлекләре буенча вакытын һәм көнен күрсәткән техник карау графиклары басылып чыкты, авыл җирлекләре башлыклары бу чара хакында хуҗаларны кисәттеләр. Әмма уздырылган техник карауларны анализлау авыл хуҗалыгы техникасына ия затларның Гостехнадзорга буйсынмауларын һәм тикшерүгә үзләренең тракторларын чыгармауларын күрсәтте. Димәк, алар техниканы рәсми рөхсәттән башка кулланалар. Кисәтүләргә колак та салмыйча, алар үзләренең генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең дә сәламәтлекләрен һәм гомерләрен куркыныч астына куялар. Һәр торак пунктта техник караудан качып йөрүче затлар бар. Менә бер мисал. Техник карау үткәрү өчен Яңа Кармәт авылына килеп кергәндә, тракторына сабан таккан шәхси тракторчыны очраттык. Ул билгеләнгән вакытка үзләренең техникаларын  техник карауга тезеп куйган кешеләр яныннан җилдереп кенә узды.

– Бүген минем вакытым юк, – дигән сәбәп тапты ул.
Гостехнадзор җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов белән көтелмәгән очрашу тракторларны куллану кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен беркетмә тутыру белән тәмамланды. Бу гражданинга  тракторын кире борып, техник карау узган урынга килергә туры килде. Бу муниципаль берәмлектә шәхси секторда берничә дистә трактор теркәлгән, әмма техник карауга  аларның уннан артыгы гына килгән иде. Аларның техник торышын, документларын тикшерү күп вакытны алмады. Техник процедураларны тәмамлап, Илдар Бикмөхәммәтов техника хуҗалары белән әңгәмә уздырды. Ул һәр хуҗа белән диярлек таныш һәм сөйләшү ике як өчен дә файдалы булды. Бу процедурадан соң хуҗаларга куллануга рөхсәт талоны аласы һәм шәхси хуҗалыклары файдасына эшлисе генә кала. Техникаларын тикшерүгә тәкъдим итмәгән хуҗаларның исә хисапсыз проблемалары килеп туарга мөмкин.
Зинаида ЛЕОНТЬЕВА. Автор фотосы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев