Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тикшерү узарга - махсус автомобильдә

Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк Аксубай районы кешеләрен, профилактик медицина тикшерүе үткәрү өчен хастаханәгә махсус автомобильләрдә алып киләчәкләр.

Районда һәр елны диспансеризация үткәрү таләп ителгән 4,5 меңнән артык кеше яши.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» программасы кысаларында Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак сроклы карау системасын булдыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру максатында Аксубай район үзәк поликлиникасы һәм социаль яклау бүлеге федераль бюджет акчасына мөмкинлекләре чикле кешеләрне йөртү өчен билгеләнгән яңа «LADA Largus» җиңел автомобиле алачак.

Ул  районның  ерак торак пунктларыннан 65 яшьтән өлкәнрәк  кешеләрне һәм инвалидларны медицина тикшерүләренә ташу өчен билгеләнәчәк. Автомобильдә 5 пассажир урын бар, шул исәптән берсе кресло-коляскада утырган кеше өчен.

Машина шулай ук аз хәрәкәтләнгән гражданнар өчен күтәрткечләр белән җиһазланган. Кешеләрне медицина оешмаларына алып килүнең максаты булып скрининг тикшерүләр, диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр үткәрү һәм шулай ук район стационарына планлы госпитальләштерү тора.

– Ай башында 16 өлкән яшьтәге гражданны район үзәк хастаханәсенә тулы медицина тикшерүе узу өчен алып килүдә «сынап карау” чарасы узды,  – дип сөйли Аксубай район үзәк сырхауханәсе баш табибы  Марсель Ислямов. – Фельдшер һәм социаль хезмәткәрләр аларның барысына да алдан хәбәр иттеләр һәм алар мондый шартларда бик рәхәтләнеп диспансерлаштыру узарга теләк белдерделәр. Үзәк район сырхауханәсендә аларны бу процедураны үткәрүдә җаваплы булган шәфкать туташы каршы алды. Өлкән яшьтәге кешеләр әлеге чара нәтиҗәләреннән бик канәгать калдылар.

Шул ук көнне Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Сергей Александров, районның  социаль яклау бүлеге вәкилләре белән берлектә медицина тикшерүләре үткәрүдә карарлар чыгару һәм аларны кабул итү,  авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина тикшерүләренә алып килү буенча киңәшмә узды.

Җыелучылар беренче чираттагы мәсьәләләр – өлкәннәрне юллар начар булган торак пунктлардан район сырхауханәсенә кадәр алып килү, сырхауханәдә тиешле күләмдә эскәмияләр  урнаштыру, су белән куллерлар куюдан алып, шулай ук тикшерүгә барганда һәм аны  узган  вакытта кресло-коляскалар булуы, аларны биреп тору,  өстәмә тикшерүләр узарга кирәк булган очракта, электрон чират буенча язуны гамәлгә ашыру һәм өлкәннәрне баскычлардан күтәргәндә, медицина учреждениесендә тиешле маршрутлар буенча  йөрткәндә, аларга ярдәм итү өчен медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү турындагы бик күп мөһим моментлар турында фикер алыштылар.

– Беренче чиратта медицина учреждениеләренә ике категориягә кертелгән гражданнар – ялгыз һәм ялгыз яшәүче һәм аз мобильле гражданнар барачак. Моның өчен махсус җиһазланган автомобиль авылга, расланган график буенча, алдан сөйләшенгән урынга киләчәк, - дип аңлата Аксубай районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева.  – Мөстәкыйль йөри алмаучыларны өйләреннән килеп алачаклар. Авыл җирлекләре башлыклары, социаль хезмәткәрләр мәгълүматларга алдан ия булып, өлкәннәрне алдан кисәтеп куячак. Бу проект бик тиздән гамәлгә аша башлаячак. Бер баруда медицина учреждениесенә 5 кеше килә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев